Монда синең дусларың яши! (6+)

10 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Монда синең дусларың яши!» исеме астында китапханә белән танышу бәйрәме узды.
Китаплар патшабикәсе белән бергә укучылар Китапханә дигән әкиятләр иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Әкият геройларыннан башка бәйрәм чарасы кызыклы булмас иде, әлбәттә! Балаларга кунакка  Карлсон  һәм Шапокляк карчык килде. Китаплар патшабикәсе һәм Карлсон барысын да китапны куллану кагыйдәләре, китапханә кагыйдәләре, үз-үзеңне китапханәдә ничек тотарга кирәклеге турында таныштырды. Ә Шапокляк карчык бу хакта белми, һәм әкиятләрне дә игътибарсыз укый, укыганның яртысын оныта, барысын да бутап бетерә. Әле ярый балалар бөтенесен төзәтергә ярдәм итте. Чара дәвамында балалар әдәби геройлар турында табышмаклар чиште, «Дөньяда әкиятләр бик күп» уен-викторинасында бик актив катнашты, мультфильмнардан яраткан җырлары буенча «Көйне таны» мультимедиалы уенын уйнады, балалар өчен чыгучы вакытлы матбугат басмалары һәм яңа балалар китаплары белән танышты. Яшь китап сөюче дусларыбыз Китаплар патшабикәсенә китапханәнең җаваплы кулланучылары булырга вәгъдә бирде. 

Поделиться: